834 мең кв.м. артыграк мәйдан яшеллеккә күмелде. Дала Зәе елгасының су саклау зонасында В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән “Дала Зәе елгасы акваториясен һәм Әлмәт ш. шәһәр күлен савыктыру” проекты кысаларында 71000 агач утыртылды.
Зәй районының “Созвездие” балалар савыктыру лагеренда экологик белем дәресе үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү чорында экологик иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү турында сөйләшү булды.
Бүген экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү гадәти булмаганча, бөтенләй яңа форматта узды. Казан экоблогеры Кира Камалова дәүләт экологик күзәтчелеге катерында күчмә очрашу үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Бүген аның тәкъдименә башка активистлар да – "ЭкоЛогично" автоном коммерциясез оешмасы (Казан ш.) һәм “Без – киләчәк өчен” ихтыярилар хәрәкәте (Баулы ш.) вәкилләре, республика табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков белән үз инициативалары буенча фикер алышу өчен, кушылды. Очрашу Инстаграм челтәре аша турыдан-туры эфирда алып барылды.
Татарстан Республикасы Югары суды экологлар карары буенча Әлмәт шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдырган. Предприятие Камышлы елгасын саклауны тәэмин итәрдәй корылма төзергә һәм 250 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
“Кояшлы” балалар савыктыру лагеренда Яшь геологларның VI Республика ачык кыр олимпиадасы башланып китте.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районының производство базаларыннан берсе территориясендә кайбер закон бозу очракларын ачыклаган.
Балалар өчен экология дәресләре чүпне аерып җыю, суга һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүнең бик тә гади һәм кызыклы ысулына әйләнде.
Полипропиленнан эшләнгән әйберләр, тимер савытлар, бетон, агач һәм көнкүреш калдыклары, изоляцияле чыбыклар һәм кабельләр кисәкләре.
Республикабызда ЭКОҗәй дәвам итә. Июль аенда Татарстан районнарында ишегалды лагерьлары эшли башлаячак.