Экологлар Казансу акваториясен тикшерү барышында закон бозу очракларын теркәгән

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Казансу елгасының су саклау зонасын һәм акваториясен экологик таләпләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә тикшергәннәр.Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры уртак рейд үткәргән.

Экологлар “Виктория-Заречье” бакчачылык ширкәте территориясендә төзелеш калдыкларын законсыз урнаштыру һәм саклау фактын теркәгән. Гаепле затлар Россия Федерациясе Су һәм Җир кодекслары таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясы (“Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Алар шулай ук туфракка китерелгән зыянны да каплаячак.

Тикшерү йомгаклары буенча Казансу елгасына ташландык суларны агызу факты буенча административ тикшерү кузгатылган. Ташландык сулар Колсәет торак пунктындагы шәхси территориядән агып торган. Закон бозучыларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясы (“Җирләрне бозу”),  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясы (“Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 статьясы (“Су объектын үзбелдеклеләнеп биләү яки аннан билгеләнгән шартларны санга сукмыйча файдалану”) нигезендә штрафлар яный. Моннан тыш Казан шәһәре һәм Биектау районы чикләрендә су объекты участогында гражданнарның яр буе полосасына килеп-китеп йөрүләрен чикләү фактлары ачыкланган. Барлык фактлар буенча закон бозучыларга карата Административ хокук бозу турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы (Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп-китеп йөрүләрен чикләүне тәэмин итү шартларын үтәмәү”) буенча административ йогынты чаралары күреләчәк. Законсыз корылмаларны сүтү йөкләнеләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International