Буа районының “БОР” балалар савыктыру лагеренда экологик белем дәресе үткәрелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар белән кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы, чүпне аерып җыюның һәм калдыкларны эшкәртүнең мөһимлеге турында сөйләшкән. Лагерьда ял итүчеләр чара барышында чыгыш ясаучыларның сорауларына актив төстә җаваплар биргән, шулай ук үзләре дә сорауларын яудырган. Шуннан экологик дәрес әкренләп иҗатка күчкән. Укучылар үз куллары белән пластик шешәләрдән төрле әйберләр, компьютер дискларыннан сәгатьләр, газеталардан кәрҗиннәр, төймәләрдән фото кысалары ясаган.
“Балалар – олыларга караганда табигатькә якынрак. Инде сабый чагыннан ук аларга табигатькә, үсемлек-хайваннарга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү мөһим. Бала табигать белән кешенең бер бөтен организм булуын һәм безнең бер-беребезгә кирәклегебезне аңлап-белеп үсәргә тиеш. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, өлкән сыйныфларда укучылар табигать ресурсларының матди кыйммәтен шактый ук аңлый да инде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте