Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров, вертолетка утырып, Татарстанның Казан шәһәре, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары территорияләре чисталыгын, табигатьне саклау законын бозу очракларының булу-булмавын карап-барлап чыкты. Рейд барышында табигатьне саклау законын бозуның 134 очрагын ачыклады. Алар арасыннан – муниципаль җирләрдә һәм предприятиеләр территорияләрендә калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыруның 98 очрагы, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгаруның 18 очрагы һәм су законын бозуның 18 факты ачыкланды.
Вертолетка утырып, тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр башлыкларына калдыкларның рөхсәт ителмәгән урыннары координатларын һәм аларны юкка чыгару өчен билгеләнгән срокларны күрсәтеп, хатлар җибәреләчәк. Юридик затларга карата административ чаралар күреләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте