Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының вузлар белән хезмәттәшлек итү турында килешү кысаларында табигатьне профессиональ саклаучылар булырга әзерләнүче 32 егет-кыз ведомствода практика үтә. Практикантлар арасында – Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кебек югары уку йортлары студентлары. Бу практика аларга дәресләрдә үзләштерелгән теоретик белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтүгә ярдәм итә. Стажировка барышында студентлар киләчәктә үзләренә тиешле эш урыннарында тиешле бурычларны башкара, ведомство эшчәнлеген экологик күзлектән анализлый, экологик мәгълүматлар буенча материаллар җыя. Производство практикасы студентларга экология-аналитика лабораториясенә йөрү, инспекторларның хезмәт эшчәнлеге турында белү мөмкинлеге бирә. Аларның кайберләре практика барышында алынган мәгълүматлардан үзләренең чыгарылыш квалификацион хезмәтләрендә файдаланачак.
Су объектларын саклау бүлегендә практика узучы Казан энергетика университеты студенты Азат Вәлиәхмәтовны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Быел егетнең “Экодулкын-2019” форумында үзенең экологик проекты белән таныштырганлыгын искә төшерик.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте