Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров, вертолетка утырып, Татарстанның Казан шәһәре, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары территорияләре чисталыгын, табигатьне саклау законын бозу очракларының булу-булмавын карап-барлап чыкты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының вузлар белән хезмәттәшлек итү турында килешү кысаларында табигатьне профессиональ саклаучылар булырга әзерләнүче 32 егет-кыз ведомствода практика үтә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экологик нормалаштыру өлкәсендә яңа таләпләр гавами фикер алышу темасына әйләнде. Чарада Казан һәм якын-тирә районнар эшмәкәрләре катнашты.
Казансу елгасының су саклау зонасын һәм акваториясен экологик таләпләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә тикшергәннәр.Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры уртак рейд үткәргән.
Бинаны төзекләндергәннәр, чүпләрен исә шунда гына калдырып киткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районында Түбән Кармалка авылыннан 2,5 чакрым ераклыкта рөхсәтсез урында чүп-чар өеменә тап булган.
Җәйге чорда балаларның эчке дөньясын баету һәм табигатькә карата кыйммәтләр мөнәсәбәтләрен формалаштыру максатыннан чыгып, “Эколята-Дошколята” экология-савыктыру проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Буа районының “БОР” балалар савыктыру лагеренда экологик белем дәресе үткәрелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар белән кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы, чүпне аерып җыюның һәм калдыкларны эшкәртүнең мөһимлеге турында сөйләшкән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Әлмәт районында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү төркеме Татарстан Республикасында аларны тормышка ашыруга әзерләнүнең барышын бәяләде.
Казанда 27-30 июнь көннәрендә “Кояшлы регата” инженерлык ярышлары – кояш батареяләрендә эшләүче экологик чиста көймәләрнең тиңдәшсез ярышлары үткәрелә.