Федераль экспертлар Татарстанда “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруга әзерләнүнең барышы белән танышты

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

 “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү төркеме Татарстан Республикасында аларны тормышка ашыруга әзерләнүнең барышын бәяләде. “Экология” илкүләм проекты буенча эксперт сыйфатында РФ Дәүләт Думасы депутаты, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты әгъзасы Владимир Драчёв, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты Рәисе урынбасары Николай Будуев, РФ Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Алар эш сәфәре кысаларында Казан шәһәрендә чистарту корылмаларының ләм кырлары территориясен карады һәм Столбище урман хуҗалыгында булды.

Федераль экспертлар технологик исне юкка чыгару һәм нейтральләштерү өчен билгеләнгән корылмаларны ябу эшләре нәтиҗәләре, шулай ук беренчел утырманы термомеханик утильләштерү цехын төзүнең барышы белән танышты. Контрольлек төркеме вәкилләре эш визиты кысаларында Столбище урман хуҗалыгының 59нчы кварталында булды һәм “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча үткәрелгән эш йомгаклары белән танышты. Биредә 2019 елның язында 15мең Европа чыршысы һәм Себер карагае үсентесе утыртылган, гомумән, 4,5 га мәйданда эшләр башкарылган.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International