Казанда, тәүге тапкыр буларак, кояш батареяләрендә эшләүче көймә ярышлары үткәреләчәк

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Казанда 27-30 июнь көннәрендә “Кояшлы регата” инженерлык ярышлары – кояш батареяләрендә эшләүче экологик чиста көймәләрнең тиңдәшсез ярышлары үткәрелә. Чара Түбән Кабан күле акваториясендә уздырылачак. Шулай итеп, Россиянең 26 төбәгеннән 50дән артыграк команда тиңдәшсез экологик көймәләрдә тизлек, осталык һәм чыдамлылык буенча көч сынашачак. “Кояшлы регата”ның оештыручысы – “Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлар илкүләм үзәге” автоном коммерциясез оешмасы.

Россиядә “Кояшлы регата” халыкара инженерлык ярышлары 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Моңа кадәр алар Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владивосток, Калининград, Бөек Новгород һәм Грозныйда уздырылган инде.

Быел ярышларның Бөтенроссия этабы Казан шәһәре, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университеты-КАИ, шулай ук ОСК (“Берләштерелгән суднолар төзү компаниясе” АҖ) ярдәмендә үткәрелә. Ярышларның төп партнеры – Казан дәүләт энергетика университеты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International