Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экологик нормалаштыру өлкәсендә яңа таләпләр гавами фикер алышу темасына әйләнде. Чарада Казан һәм якын-тирә районнар эшмәкәрләре катнашты. Шулай ук видеоэлемтә режимында Татарстанның башка муниципаль районнарыннан табигатьтән файдаланучылар катнашты.
Тыңлаулар барышында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең дәүләт экологик экспертиза һәм нормалаштыру бүлеге начальнигы Елена Попова чарада катнашучыларны калдыклар белән дөрес эш итмәгән өчен штрафларны арттыру турында кисәтте. Ул үзенең чыгышында калдыклар белән эш итү өлкәсендә берничә статьяга үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте. Үзгәрешләр калдыкларны исәпкә алуга, аларны классификацияләүгә, чүпне урнаштыру урыннарын инвентарьлаштыруга һәм бу урыннарда әйләнә-тирә мохитнең торышын мониторинглауга бәйле. Яңа редакциядә экологик җыемны түләмәү һәм “Росприроднадзор”га хисап тапшырмау өчен штрафлар кертелгән. Экологик җыемны түләүчеләр – куллану үзенчәлекләре җуелганнан соң мәҗбүри утильләштерелергә тиешле товарлар (төрелмәләр) җитештерү яки импортка җибәрү белән шөгыльләнүче һәм бу әйберләрне мөстәкыйль утильләштермәүче (яки аларны нормативта билгеләнгәннән кимрәк күләмдә утильләштерүче) оешмалар һәм эшмәкәрләр.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалау бүлеге начальнигы Сергей Богатырев чыгыш ясады. Ул табигатьне саклау законындагы үзгәрешләр (2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән) турында искә төшерде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте