Арчада балалар бакчасына йөрүче сабыйларны эколятларга багышлау булды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Җәйге чорда балаларның эчке дөньясын баету һәм табигатькә карата кыйммәтләр мөнәсәбәтләрен формалаштыру максатыннан чыгып, “Эколята-Дошколята” экология-савыктыру проектын тормышка ашыру дәвам итә. Арча районының 2нче балалар бакчасында сабыйлар өчен “Эколятларга багышлау” тантаналы чарасы булып узды. Чара кысаларында тематик дәрес, экологик квестлар үткәрелде, әкият-инсценировка күрсәтелде. Ата-аналар игътибарына рәсемнәр һәм фотосурәтләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар    Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә яшь эколятлар булу өчен ант бирде һәм гимн башкарды. Бәйрәм азагында тәмле-татлы ризыклар белән сыйлану һәм балалар бакчасы территориясендә чәчәкләр утырту булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International