150 мең м3 күләмендә гомумтаралган файдалы казылмалар законсыз чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районы Надеждино торак пункты тирәсендә җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалану фактын ачыклап, бу кырын эшкә киртә куйган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Омск өлкәсенең табигать ресурслары һәм экология министры Илья Лобов белән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.
2019 елның 19-24 сентябрендә Санкт-Петербургта XXIV Халыкара БИОС-форумы узачак. Чараның максаты – технологик алгарышка экологик контрольлек алып бару һәм иң алдынгы технологияләр нигезендә яңа био-культура – XXI гасыр культурасы өчен алшартлар тудыру зарурилыгын исәпкә алып, заманча био-сәясәт һәм әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча фикер алышу.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 5930 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 3442се –“Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Җәй – дәресләрдән ял итү, яңа көч, тәэсирләр һәм күтәренке кәеф-рух туплау чоры. Балтач районы Кече Лыза урта гомуми белем бирү мәктәбендә – җәйге мәктәп яны савыктыру лагере эшенең иң кызган чагы. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре мавыктыргыч экодәрес уздырды.
2019 елның 4-5 сентябрендә Воронеж шәһәрендә “Шәһәр мохитенең яшел инфраструктурасы: бүгенге хәле һәм үсеш перспективалары” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.
Республикабызда ЭКОҗәй дәвам итә. Июль аенда Татарстан районнарында ишегалды лагерьлары эшли башлаячак.
Бүгенге экологик пәнҗешәмбе гадәттәгедән үзгәрәк узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шул исәптән Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Костер” Республика балалар савыктыру-мәгариф үзәгендә булып кайтты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” аша Мамадыш районындагы бер кафе территориясендә туфракка ташландык суларны агызу турында мөрәҗәгать кергән.
Тукай районында “Градресурс” компаниясе туфракка һәм җир ресурсларына китерелгән зыянның аянычлы нәтиҗәләрен компенсацияләгән. 2017 елның маенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсе инспекторларының гражданнар мөрәҗәгате нигезендә РФ Су кодексы таләпләрен бозуны ачыклавын искә төшерик.