Алабугада мәктәп укучылары экологиягә карата үзләренең балаларча карашы белән таныштырды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Урман әкияте” балалар савыктыру лагеренда экология дәресе үткәрде. Дәрес интерактив рәвештә узды. Балалар, экологлар белән бергәләшеп, урманда үзеңне табигатькә зыян китермәслек итеп ничек тоту зарурилыгы, табигать чылбырында һәрбер үсемлекнең нинди файдалы “эш”ләр “алып баруы” турында тагын бер кат искә төшерде,

Дәрес барышында балалар тормышта килеп чыгу ихтималы булган төрле мәсьәләләр чишелешләрен эзләп табарга тырышты, бу исә аларга бер команда булып тупланып уйланырга-эзләнергә ярдәм итте. Биремнәрнең чишелешләре бергәләшеп, уртак рәвештә табылды. Шулай итеп, малай-кызлар экология, хайваннарның юкка чыгып баручы төрләре, тыюлыклар турында бик күп яңа мәгълүматлар белүгә иреште. Чарада катнашучы иң актив укучыларга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

Чараны оештыручылар раславынча, күзләре янып торган кызыксынучан балалар шәһәрне чистаракка әйләндерү белән беррәттән, башкаларга да үрнәк күрсәтеп, аларны үзләре артыннан ияртергә мөмкин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International