Тукай районында яшәүче берәү елгага килеп-китеп йөрү юлын япкан өчен штрафка тартылган

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Суксинка елгасына килеп-китеп йөрү юлын ачу үтенече белән мөрәҗәгать ителгән. Экологлар кичекмәстән шунда юл тоткан. Тикшерү  Тукай районында яшәүче берәүнең елга территориясен тимер койма белән әйләндереп алып, кешеләрнең су объектына килеп-китеп йөрүләрен чикләвен күрсәткән. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.12.1 статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”) нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Шулай ук закон бозу буенча тиешле чаралар күрү зарурилыгы турында күрсәтмә чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International