“Табигать белән тату яшисе килсә, калдыкларны аерып җыясы”. Лениногорск лагеренда экология дәресе үткәрелде

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге каникулда балаларның игътибары үз вакытларын ничек тә күңелле, файдалы итеп үткәрүгә юнәлдерелгән. Шулай ук экология темасына кызыклы мәгълүматлар белән танышуга да каршы түгел алар. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының “Олимпия” балалар савыктыру лагеренда көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм чүпне аерып җыю зарурилыгы мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде. Балалар үзләштерелгән белемнәрен шундук тәҗрибәдә дә сынап карыйсы итте – пластик шешәләрне, тырыша-тырмаша бөгеп кечерәйткәч, махсус контейнерга тондырды.

Әңгәмәне газетадан эко-башлык ясау буенча мастер-класс дәвам иттерде. Шуннан соң балалар зур канәгатьлек хисе белән сумкаларына буяулар ярдәмендә рәсемнәр ясап, үзләренең логотибы урын алган экосумкалар эшләде.

“Хәзерге вакытта экологик белемнәрнең кирәклеге беркемдә дә шик тудырмый. Мондый чараларның җәмгыятебез аңын үзгәртүдә мөһим роль уйнавына ышанасыбыз килә,” – дип билгеләп үтте экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International