Һәммәсе өчен экологик ликбез! Бөгелмә районындагы лагерьда экологик тәрбия дәресе узды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бөгелмә районының “Салют” лагеренда балалар бик күңелле ял итә. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә аларга бик тә кызык һәм мавыктыргыч экологик чара үткәрде. Чарада катнашучылар ресурсларны экономияләү, куллануга карата җаваплы мөнәсәбәт, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне күп тапкыр кулланыла торганнарына алыштыру зарурилыгы турында белде. Балалар белән “Табигать турында барысын да белергә телим” дигән экологик-танып-белү характерындагы уен да үткәрелде. Малай-кызлар, командаларга берләшеп, берничә станция: экологик эз, табышмаклар, экологик товарлар сатып алу, күлне чүптән чистарту станцияләрен узды. Сүз уңаеннан, һәммәсенең дә биремнәрне бик яхшы үтәвен әйтеп үтәргә кирәк.

 Чара барышында укучылар экологик тормыш рәвешенә һәм файдалы гадәтләргә, шул исәптән чүпне аерып җыюга өйрәткән презентация карады. Ял итүче балалар игътибарына шулай ук “Без – экология ягында!” дигән  мәгълүмати күргәзмә дә тәкъдим ителде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International