Экология дөньясына тәрәзә. Арчада сабый балалар өчен танып белү характерындагы экскурсия үткәрелде

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Җәй – иҗатка чуму һәм кызыклы төрле эш-проектларда катнашу өчен иң кулай вакыт. Шулай ук экологик белемнәр бирү өчен дә бик уңайлы чор әле ул. Ә мондый белем бирү-агарту эшен табигать кочагына экскурсияләрдән башка гына күз алдына да китереп булмый. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча шәһәренең 2нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен экологик экскурсия оештырды. Чара, экологлар эшендә файдаланыла торган җиһазларны күрсәтү нигезендә, лекция рәвешендә узды. Балаларга табигать сагында торучы инспекторларның суны, һава һәм туфракны ни рәвешле тикшерүләре күрсәтелде. Экологик лаборатория белгечләре табигать сөюче нәниләрне микроскоп белән таныштырды һәм аларга төрле эскпериментларда катнашу мөмкинлеге бирде. Сабыйлар, чиратлашып, үзләре үк буяуны тасмага тамызды һәм, эремәгә салып, тасмадагы процессны күзәтте. Экскурсия чын мәгънәсендә танып белү чарасына әйләнде, чөнки балалар үзләренең тормышында беренче тапкыр төсле пробиркалар, химик стаканнар, колбалар күрүгә иреште бит.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International