ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Суксинка елгасына килеп-китеп йөрү юлын ачу үтенече белән мөрәҗәгать ителгән. Экологлар кичекмәстән шунда юл тоткан.

Җәйге каникулда балаларның игътибары үз вакытларын ничек тә күңелле, файдалы итеп үткәрүгә юнәлдерелгән. Шулай ук экология темасына кызыклы мәгълүматлар белән танышуга да каршы түгел алар. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының “Олимпия” балалар савыктыру лагеренда көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм чүпне аерып җыю зарурилыгы мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары июль аеннан сентябрь азагына кадәр автомобиль транспортын тикшерә. Тикшерүнең максаты – автомобиль төтенендә һаваны пычратырдай матдәләр микъдарын контрольлектә тоту.

“ЭТАЛОН” ассоциациясе, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә, парник газларын һавага чыгаруны киметү өлкәсендәге  эшләрне иң яхшы оештыру буенча “Климат һәм җаваплылык” дигән Бөтенроссия конкурсын уздыра.

Җәен дә кул кушырып утырыш юк! 2019 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге әгъзалары белән бергәләшеп, Изумрудное күлендә экологик акция үткәрергә җыена.

Җәй – иҗатка чуму һәм кызыклы төрле эш-проектларда катнашу өчен иң кулай вакыт. Шулай ук экологик белемнәр бирү өчен дә бик уңайлы чор әле ул.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Урман әкияте” балалар савыктыру лагеренда экология дәресе үткәрде. Дәрес интерактив рәвештә узды.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау  фактын ачыклаган.

Бөгелмә районының “Салют” лагеренда балалар бик күңелле ял итә. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә аларга бик тә кызык һәм мавыктыргыч экологик чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа районы “Чайка” балалар савыктыру лагеренда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру максатында дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International