5 июльдә Изумрудное күлендә Сулыкларны чистарту көне узачак

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Җәен дә кул кушырып утырыш юк! 2019 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге әгъзалары белән бергәләшеп, Изумрудное күлендә экологик акция үткәрергә җыена. Акциядә “Чиста Булачак” экологик хәрәкәте активистлары, төрле оешмалар вәкилләре, А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангистлары, шулай ук табигатькә карата битараф булмаган, кызыксынучан кешеләр катнаша. Су астын тикшерүчеләр, чистарту өчен, күл төбенә төшәчәк.  Коену сезоны бер ай чамасы элек башланды. Шуңа да оештыручылар күл территориясендә инде байтак чүп җыелгандыр дип уйлый. Җыеп алынган чүп-чар, “сорт”ларга аерып куелганнан соң, пляж территориясеннән алып кителәчәк.

Изумрудное күлендәге экологик акция – быел сулыкларны чистарту буенча өченче акция инде. Моңа кадәрге өмәләр барышында актвистлар чама белән 50 м³ чүп-чар җыйды. Аның күпчелек өлешен пластик шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм пластик төрелмә-савытлар тәшкил итә. Сүз уңаеннан, Рус географик җәмгыяте Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең Сулыкларны чистарту көннәрен инде менә дистә елдан артыграк вакыт дәвамында үткәреп килүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Аның кысаларында активистлар шәһәрдәге зур сулыкларның төпләрен һәм яр буе зоналарын чүп-чардан чистарта.

Экологик акция  10.00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар чарада катнашучы барча кешене җыештыру өчен кирәк-ярак һәм кайнар чәй белән тәэмин итәчәк. Җыештыру-чистарту акциясендә катнашучыларның җыелу урыны – Изумрудное күле пляжында.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International