“Климат һәм җаваплылык – 2019” Бөтенроссия конкурсы игълан ителде

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

“ЭТАЛОН” ассоциациясе, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә, парник газларын һавага чыгаруны киметү өлкәсендәге  эшләрне иң яхшы оештыру буенча “Климат һәм җаваплылык” дигән Бөтенроссия конкурсын уздыра.

Конкурста катнашучыларга 2019 елның 1 июленнән 15 августка кадәр оештыручы сайтына (https://www.aetalon.ru[klimat-i-otvetstvennost) гариза язып тапшырырга кирәк. Бәйгедә катнашу турында белешмә-материалларны электрон адреска (klimat@aetalon.ru) сорау юллап яки телефон аша  (+7 (495) 411-09-98) алырга мөмкин.

Җиңүчеләрне бүләкләү һәм бәйгегә гомуми йомгак ясау 4 сентябрь көнне Мәскәүдә  Россия шәһәрләренең  III Климат форумында хәл ителәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International