Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары төзелеш калдыклары өеменә тап булган

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау  фактын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләреннән ачыкланганча, төзелеш калдыкларын Әлмәт предприятиесенең административ бинасында төзелеш-монтаж эшләрен башкарган подряд оешмасы ташлап калдырган.  Чүп-чар белән пычранган  мәйданның  600 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.

Әлеге факт буенча калдыкларны ташлауга юл куйган вазифаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча 60 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. Ачыкланган закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару таләбе белән күрсәтмә бирелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International