Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа районы “Чайка” балалар савыктыру лагеренда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру максатында дәрес үткәрде. Шулай итеп, балалар белән экологик тормыш рәвеше, урманнар һәм сулыкларны саклау, пластик пакетлар урынына нәрсәләрне кулланып булуы һәм калдыкларны киметү ысуллары турында сөйләшү булды. Чара барышында балаларга экологик мәсьәләләр чишелешләрен бергәләшеп эзләп табу һәм төрле кызыклы уеннарда катнашу тәкъдим ителде. Чараны оештыручылар табигать турында презентация әзерләгән булып чыкты. Ул балаларның күңелендә бик зур канәгатьлек хисләре уятты. Дәрес барышында укучылар күк йөзенә һава шарлары җибәрүнең әйләнә-тирә мохит өчен һәм аеруча хайваннар өчен чиктән тыш зарарлы булуы, аларга төрле хәтәрләр белән янавы турында да белде. Шуңа күрә дәрес бары тик сабын күбекләре очыру белән төгәлләнде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте