Автомобиль төтененнән китерелгән зыянны ничек тә киметергә. Республикада “Чиста һава” операциясе башланып китте

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары июль аеннан сентябрь азагына кадәр автомобиль транспортын тикшерә. Тикшерүнең максаты – автомобиль төтенендә һаваны пычратырдай матдәләр микъдарын контрольлектә тоту. “Атмосфера һавасын саклау турында” Федераль закон таләпләренең ничегрәк үтәлүен тикшерүне төп максат итеп куйган әлеге акция башланганнан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә  Азнакай районында тикшерелгән 40 машинаның 6сында закон бозуга юл куелуны ачыклаган. Һавага пычрак матдәләрне тиешле нормативлардан артыграк күләмдә чыгаручы “корыч ат”лардан файдаланган өчен гаепле затлар, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 статьясы нигезендә, 500әр сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

Соңгы берничә ел дәвамында республикабыз территориясендә югарыда телгә алып үтелгән законны санга сукмаучы автомобильләр санының акрынлап кына кими баруын билгеләп үтәргә кирәк. Бу автомобильләрне яңартуга, физик һәм мораль яктан тузган көпчәкле транспорт чараларын сафтан чыгаруга, шулай ук экологик характеристикалары яхшыртылган, ЕВРО-4 һәм ЕВРО-5 таләпләренә туры килүче мотор ягулыгы җитештереп, АЗСларда шуны сатуга бәйле. Ягулыкның югары дәрәҗәдә чистартылган булуы нәтиҗәсендә, ягулык янганда хасил була торган зарарлы матдәләр күләме күпкә кими.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International