Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары минисҗрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 7176 мөрәҗәгать кергән. Шуның 4092се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Мәскәү өлкәсе экология һәм табигатьтән файдалану министрының беренче урынбасары һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге начальнигы Денис Савченко җитәкчелегендә Мәскәү өлкәсеннән экологлар делегациясе килеп төште.
Өмәгә йомгак ясыйбыз! Бүген Марьино күлендә су өслеген суүсемнәрдән чистарту эшләре дәвам итте.
2019 елның 4 августында Казан шәһәренең Түбән елга аръягында “Чиста уеннар” экоквесты үтәчәк. Уенда катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләренең өлешен кертү һәм чүпне аерып җыю нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге бирердәй экологик белем бирү проекты бу.
Марьино күленең яр буйлары чистарып калды! Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чиста яр буйлары” акциясе кысаларында шәһәребездә яшәүчеләрнең яраткан урыннарын чистартты.
Бүген Казанда “Дуслык” савыктыру-мәгариф комплексында сәләтле балалар өчен “Биосфера” республика экологик лагере-мәктәбенә 25 “яшь” тулу уңаеннан тантаналы чаралар булып узды.
В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтенеке булмаган экология фонды һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, “Россия тыюлыклары” экспоүзәге” автоном коммерциясез оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Иң яхшы эковолонтерлык отряды” II Бөтенроссия бәйгесен үткәрү турында игълан итте.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычында суның сыйфатына атналык мониторинг алып бара.
Мөслим районының Нарат Асты авылында яшәүчеләр газүткәргеч тирәсендә җирдән һавага ниндидер кара матдә атылуын күреп куркуга калган. Экологлар вакыйга булган урынга килгәч, торбаларның тузуы сәбәпле табигый газның чыгып торуын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген “Лубян урман-техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү мәгариф оешмасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары III слетының икенче көне үткәрелә.