ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның августыннан октябрьгә кадәрге чорда, халык арасында энергияне сак тотуга көйләнгән тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Россия Энергетика министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе ярдәмендә #ВместеЯрче – 2019 Энергияне сак тоту һәм экология фестивале үткәрелә. Фестиваль, хакимият органнары, компанияләр җитәкчеләрен, фән, мәдәният, спорт эшлеклеләрен җәлеп итү нигезендә, бөтен гаилә өчен киң колачлы бәйрәм рәвешендә уздырыла.                  


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

3 август көнне Казаның Фучик исемендәге бульварында ишегалды бәйрәме узачак. Ул “Минем экоҗәй” дигән ишегалды лагерьлары программасының соңгы чарасына әйләнәчәк. Проект кысаларында балалар күңел ачу рәвешендә табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтелә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында урнашкан Сабанчы ком чыганагына тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында җир асты биләмәләреннән лицензия килешүе шартларын санга сукмыйча файдаланылганлыгы билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре җир турында законны бозу очрагын ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Дуслык” балалар савыктыру лагеренда танып-белү характерында чара үткәргән. Укучыларга калдыкларны ни өчен аерып җыярга, бу эшне ничек дөрес итеп башкарырга һәм планетабызның экологик хәлен яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләгәннәр.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада социаль челтәрләрдә республикабызның су объектларында яшькелт-зәңгәр тапларның барлыкка килүе турында мәгълүматларның пәйда булганлыгын искә төшерик.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәре территориясендә рейд тикшерүе барышында машиналарның Кама елгасының су саклау зонасына куелганлыгын күреп алган.

Сүз белән түгел, ә эш белән! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чиста ярлар” дигән табигатьне саклау акциясен үткәргән.

Уңышка юл нәни генә адымнардан башлана! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районының “Березка” балалар савыктыру лагеренда экология дәресе үткәргән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәрендәге күп фатирлы йортларның берсе территориясендә рөхсәт ителмәгән урында төзелеш калдыклары чүплегенә тап булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International