ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Яшьләрне экология мәсьәләләрен хәл кылуга җәлеп итүне дәвам итәбез! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чиста булачак” Республика яшьләр хәрәкәте активистлары белән берлектә Балтач районының “Романтик” балалар җәйге лагеренда экология форумы уздырды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә төзелеп килүче онкология диспансеры территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәүне ачыклаган.

Казан шәһәренең барлык районнарында 9 ишегалдында социаль әһәмиятле чара – “Әдәби ишегалды” узачак. Чараны оештыручылар – Казан шәһәре башкарма комитеты, Казан ш. башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакмиятләре, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре. Программа ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга, республика көне һәм Казан шәһәре көненә багышланган.

Татарстан Республикасының “Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр арасында республика грантлар бәйгесе-2019 чарасында “Татарстан Республикасының яшь натуралистлары” һәм “Галопом по районам 2.0” проектларын тормышка ашыру өчен ярдәм алуга ирешкән.

Экологларның рейд тикшерүеннән соң Чаллыдагы бер предприятиедә һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрне чистарту системасы җайга салынган.  Моннан бер ай элегрәк ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Промышленная урамы территориясен тикшереп киткән.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

“РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе Чистай районында радиоактив пычрануны юкка чыгару эшләрен башкарачак. Предприятие радиоактив калдыкларны саклаучы территорияләрне (проектта каралмаган саклагычлары булган территорияләр) торгызу буенча үткәрелгән тендерда җиңгән. Ә инде әлеге әлеге эшне башкаруны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тәкъдим иткән.

Үткән ял көннәрендә Аксубай май заводы пычрак сулар торбасын сүтү буенча чаралар үткәргән. Биредә эшләр барышын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов шәхсән үзе тикшергән, казып алынган торбаның бер өлеше экологларның күз алдында кисеп алынган һәм, заглушка урнаштырылып, бетонлап куелган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге белгечләре Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә Яшел Үзән һәм Питрәч районнарының ягулык салу станцияләрен җиһазлау буенча эш нәтиҗәләре белән танышты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Теләче 1нче балалар бакчасына йөрүче сабыйларның гадәттәге җәйге  көндә урамга саф һава суларга чыгуларын танып белү характерындагы иҗади дәрескә әйләндерде.

Бакчачылык коммерциясез ширкәтләре турында яңа законда (29.12.2014 ел, №459-ФЗ, 29.07.2017 ел, №217-ФЗ редакциясендә) билгеләнгәнчә, бакчачылар 2020 елның 1 гыйнварыннан хуҗалык ихтыяҗлары өчен скважиналардан файдалануга лицензия алырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International