ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2020 ел
җомга

Сөйкемле вә кадерле хатын-кызларыбыз!

Якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән эчкерсез котлауларымны кабул итегез!

28 мартта “Җир Сәгате-2020” еллык экологик акциясе уздырылачак. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) оештырган акция табигатькә һәм планетадагы ресурсларга карата җаваплы мөнәсәбәтнең зарурилыгына игътибарны җәлеп итү максатында үткәрелә. Чара җирле вакыт буенча 20:30 сәгатьтә башлана.

Бораулау белән шөгыльләнүче предприятиегә су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдаланган өчен 70 мең сум күләмендә штраф яный. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бөгелмә районы буенча рейд барышында шушы закон бозу очрагын ачыклаган.

Татарстан Республикасы Югары суды Казанның бер төзелеш фирмасын гаепле дип таныган. 500 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә административ җәза билгеләү турында экологлар тарафыннан чыгарылган карар үз көчендә кала, дигән сүз бу.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең коррупциягә каршы көрәш буенча белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы бурычлар, дәүләти гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу, вазифаи бурычларны башкаруда коррупциягә каршы көрәшү максатында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне үтәү турында мәгълүматларны тапшыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районына мониторинг барышында төзелеш чүп-чарыннан торган чүплеккә юлыккан. Калдыклар белән пычратылган мәйданның 106 кв.м, чүп күләменең – 28 куб метр тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында рейд барышында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Тәгаенләп әйткәндә, алар  Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, торбаларны сүтеп алу максатыннан, рөхсәт документларыннан башка гына җир эшләренең башкарылуын билгеләгән.

Экспериментлар, иҗади чыгышлар һәм экопроектлар. Тукай районы “Тополек” балалар бакчасында “Яшь экологлар – табигатьне саклаучылар” семинары әнә шундый рәвештә үткәрелгән.

Татарстан Республикасы Югары суды экологлар карары буенча Әлмәт шәһәре судын үзгәрешсез калдырган. Узган елның көзендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының Кече инешкә металл торба сузылганлыгын күреп алуларын искә төшерик. Алар тимер торба  юлын эзләү җайланмасы ярдәмендә торбаүткәргечнең “ОПУ-30” предприятиесе территориясеннән сузылганлыгын ачыклаганнар.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә Кайбыч районы буенча рейдка чыккан. Тикшерү барышында бер оешманың үз ихтыяҗлары өчен Олы Кайбыч авылы полигоны хуҗалык зонасында казылган скважинадан җир асты суын алуы ачыкланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International