Экологлар Бөгелмә районында законсыз төстә су җыюга чик куйган

2020 елның 6 марты, җомга

Бораулау белән шөгыльләнүче предприятиегә су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдаланган өчен 70 мең сум күләмендә штраф яный. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бөгелмә районы буенча рейд барышында шушы закон бозу очрагын ачыклаган. Тикшерү вакытында экологлар мотопомпа ярдәмендә Зәй елгасыннан автоцистернага су тутыру фактын билгеләгән. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.6 статьясы (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”) буенча беркетмә төзелгән. Бүгенгә закон бозу буенча тиешле чаралар күрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International