Әлмәт районында туфракның уңдырышлы катламын законсыз казып алу очрагы ачыкланган

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында рейд барышында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Тәгаенләп әйткәндә, алар  Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, торбаларны сүтеп алу максатыннан, рөхсәт документларыннан башка гына җир эшләренең башкарылуын билгеләгән. Ачыкланган факт буенча вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Аңа карата административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International