Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында керемнәр турында мәгълүматлар тапшыру мәсьәләсе буенча семинар үткәрелде

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең коррупциягә каршы көрәш буенча белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы бурычлар, дәүләти гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу, вазифаи бурычларны башкаруда коррупциягә каршы көрәшү максатында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне үтәү турында мәгълүматларны тапшыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

Семинарда катнашучылар керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы бурычлар турында белешмәләр тутыру тәртибендәге үзгәрешләр, шулай ук белешмәләр тутыруда һәм дәүләти гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салуда  еш җибәрелә торган хаталар һәм закон-кагыйдә бозулар хакында мәгълүматлар тыңлады. Моннан тыш тикшерүләр механизмы турында аңлатмалар бирелде, мәгълүматлар тапшыру срокларын үтәүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International