Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш чүбеннән торган чүплеккә тап булган

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районына мониторинг барышында төзелеш чүп-чарыннан торган чүплеккә юлыккан. Калдыклар белән пычратылган мәйданның 106 кв.м, чүп күләменең – 28 куб метр тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Юридик һәм вазифаи затка Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.  Хәзер закон бозучыга 250 мең сумга кадәрге күләмдә штраф яный. Аңа шулай ук табигатьне саклауны бозуны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International