Александр Шадриков: “Сез тирәбездәге дөньяны яктырак, мәрхәмәтлерәк, матуррак итү өчен мөмкин булганның барын да эшлисез”

2020 елның 6 марты, җомга

Сөйкемле вә кадерле хатын-кызларыбыз!

Якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән эчкерсез котлауларымны кабул итегез!

Бу бәйрәм көнендә үзегезгә ирештерелүче барлык җылы сүзләр – зирәклегегезгә һәм “хатын-кыз” дигән үтә нәфис, ягымлы сүз артындагы илаһилыкка карата иксез-чиксез ихтирамны аңлата. Сез тирәбездәге дөньяны яктырак, мәрхәмәтлерәк, матуррак итү өчен мөмкин булганның барын да эшлисез.

Бүген гүзәл затларыбыз җәлеп ителмәгән бер генә өлкә дә юк диярлек. Фәкать сез генә һөнәрегездә зур биеклекләргә ирешү өстенә йортта да иминлек-татулык булдырып, гаилә учагын сүндермичә саклый, балалар тәрбияли аласыз.

Ярдәмегез, яңа үрләргә илһам бирүегез өчен сезгә мең-мең рәхмәтлебез! Чын күңелдән сезгә онытылмаслык хисләр, матур уңышлар телим! Яз кояшы күңелләрегезгә шатлык, ышаныч һәм сөю иңдерсен!

 

Татарстан Республикасы

экология һәм табигать ресурслары министры

А.В. Шадриков

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International