Татарстан Республикасы Югары суды экологлар карары буенча Әлмәт шәһәре судын үзгәрешсез калдырган. Узган елның көзендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының Кече инешкә металл торба сузылганлыгын күреп алуларын искә төшерик. Алар тимер торба юлын эзләү җайланмасы ярдәмендә торбаүткәргечнең “ОПУ-30” предприятиесе территориясеннән сузылганлыгын ачыклаганнар. Торбадан агып торучы ташландык судан үзенчәлекле зәһәр ис килеп торган, составында 3 класс хәвефлелеккә керүче агулы химик калдыкларның булуы ачыклаган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.6 статьясы (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”), 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”), 8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларын саклауга карата таләпләрне аларны пычратуга, чүпләүгә һәм (яки) саегуга китерердәй дәрәҗәдә бозу, бу Кодексның 8.45 статьясында күздә тотылган очраклардан тыш ”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.
Әмма закон бозучы карар белән ризалашмыйча, Татарстан Республикасы Югары судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Анда килеп туган хәлләрне карап тикшергәннән соң юридик зат гаепле дип танылган. Карар инде үз көченә кергән. Оешма 300 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.