Кайбыч оешмасы законны санга сукмыйча гына су чыгарган

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә Кайбыч районы буенча рейдка чыккан. Тикшерү барышында бер оешманың үз ихтыяҗлары өчен Олы Кайбыч авылы полигоны хуҗалык зонасында казылган скважинадан җир асты суын алуы ачыкланган.

Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә яки җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проектлар таләпләрен санга сукмыйча җир асты биләмәләреннән файдалану”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.9. статьясы (“Җир асты биләмәләрен һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”),  Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3 статьясы (“Халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законны бозу”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

Тик закон бозучы, карар белән килешмичә, Татарстан Республикасы Кайбыч районы судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Суд экологлар карарын үзгәрешләрсез калдыру турында карар кабул иткән.

Шулай ук Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы полигонны тиешле хәлгә китерү, скважинаны юкка чыгару һәм ачыкланган закон бозуларны бетерү зарурилыгы турында дәгъва белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International