Җир Сәгате -2020 акциясендә экологик активизм төп темага әйләнәчәк

2020 елның 6 марты, җомга

28 мартта “Җир Сәгате-2020” еллык экологик акциясе уздырылачак. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) оештырган акция табигатькә һәм планетадагы ресурсларга карата җаваплы мөнәсәбәтнең зарурилыгына игътибарны җәлеп итү максатында үткәрелә. Чара җирле вакыт буенча 20:30 сәгатьтә башлана.

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, экологик активизм быелгы акциянең төп темасына әйләнәчәк. “Һәркем булдыра ала!” дигән лозунг белән үткәрелергә тиешле кампаниядә экологик активизмның биш өлкәсе игътибар үзәгендә калачак.

Экологик агарту. Эко-дәресләр һәм эко-лекцияләр уздырылачак, эко-фильмнар (соңыннан фикер алышулар белән) күрсәтеләчәк.

Җаваплы куллану. Үзегез эшли торган офиста яки үзегез укый торган мәктәптә яисә университетта чүпне аерып җыюны оештырырга, коллегаларыгызга экологик эзнең ни-нәрсәдән гыйбарәт булуы турында сөйләргә һәм аларга бер тапкыр кулланыла торган пластик әйберләрдән, табигатькә зыян китерердәй башка әйберләрдән баш тартуны тәкъдим итәргә мөмкин.

Урманнарда агачларны рөхсәтсез кисүгә каршы көрәш. Табигатьне саклауга карата битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Россиянең төрле почмакларында урманнарда агачларны рөхсәтсез кисүнең дистәләрчә  очраклары ачыклана. Шулай итеп, йөзләрчә гектар мәйданда үсеп утырган агачларны саклап калуга ирешелә. Агачларга “кизәнү” турында мәгълүматлар “Рослесхоз”ның “Кайнар  линия” телефоны аша хәбәр ителә.

Тыюлыкларда һәм милли паркларда волонтерлык. Әле яңа гына волонтерлык эшенә керешүчеләргә  башта гади генә бурычлар йөклиләр: кул хезмәте белән сукмаклар һәм мәйданчыкларны тәртипкә китерергә ярдәм итү, балалар белән вожатый булып эшләү, чүп-чар җыештыру  буенча бурычлар. Ә инде тәҗрибәле волонтерларны, махсус өйрәтелгәннән соң, катлаулырак эшләргә дә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Әйтик, тыюлык территориясендә яшәүче хайваннарның баш санын исәпләүләргә һәм хәтта иҗтимагый инспекторлар сыйфатында браконьерлыкка каршы рейдларга.

“Эко”-хәйрия чараларын оештыру. Бу мөстәкыйль оештырылган кичке аш, экскурсия, концерт, гараж ярминкәсе яки туган көнгә бүләк урынына табигать файдасына акча күчерү тәкъдиме булырга мөмкин.

Россия WWF, экологик активизмның тәгаен генә нинди төренең үзегезгә яхшырак туры килүен аңлау һәм  “эко-билгеләнеше”гезне билгеләү өчен, Җир Сәгате сайтында (https://60.wwf.ru) махсус тест узуны тәкъдим итә.  Бу очракта акциядә катнашучы һәркем гади генә берничә сорауга җавап биреп, үзенең “эко-билгеләнеше”н ничегрәк тормышка ашырып булачагы турында җавап һәм һәр адымы тәфсилләп аңлатылган инструкция алачак.

Моннан тыш WWF #КАЖДЫЙМОЖЕТ лозунгы белән тулы бер онлайн-марафон әзерләгән – акциядә катнашучылар март ае дәвамында социаль челтәрләрдә бөтен гавәм алдында эко-вәгъдәләр бирә, эко-викторинада катнаша, иң яхшы эко-фильмнарны (эксклюзив) карый, шулай ук, гадәттәгечә, Җир Сәгате интерактив картасында үзенең шәһәрен билгеләп, үз шәһәренең “Җир Сәгате Башкаласы” исемен алуга  мөмкинлекләрен арттыра алачак.

Сүз уңаеннан, 2019 елда Җир Сәгатендә 188 илдән 2 миллиардтан артыграк кешенең катнашканлыгын, Россиядә 30 миллион чамасы кешенең акциягә кушылганлыгын искәртеп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International