“Яшь экологлар – табигать сакчылары”. Шилнәбаш авылы балалар бакчасында ЭКОсеминар үткәрелгән

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Экспериментлар, иҗади чыгышлар һәм экопроектлар. Тукай районы “Тополек” балалар бакчасында “Яшь экологлар – табигатьне саклаучылар” семинары әнә шундый рәвештә үткәрелгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. Алар республикада үткәрелә торган экологик акцияләр турында сөйләгән, аерым алганда, яраксызга чыккан батареяләрне җыю буенча “Дюраселл Раша” тарафыннан үткәрелеп килүче проектта катнашуга чакырган.

Чара “Камский” мәгълүмати-методик үзәге җитәкчесенең Кама буе төбәгенең Эко-мәктәп/Яшел флаг Халыкара программасында катнашуы турында чыгышы, Шилнәбаш авылы урта мәктәбе укучыларының туып-үскән авылларының экологик торышын комплекслы бәяләү проектын тәкъдим итүләре, шулай ук яраксызга чыккан материалдан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча юл макетын әзерләү җәһәтеннән мастер-класс белән дәвам иткән. Семинар кысаларында шулай ук, мәктәпкәчә яшьтәге укучыларның тикшеренүче сыйфатларын үстерү максатыннан төрле әйберләр үзенчәлекләрен билгеләүгә тәҗрибәләр сериясе күрсәтелгән.

Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Экологик белем һәм тәрбия барлык балаларны колачларга тиеш, ул өстенлекле бурычка әйләнергә тиеш. Безнең бурыч – балаларда экология буенча билгеле бер белемнәр булдырудан гына түгел, бәлки әле җәмгыять һәм табигатьнең үзара йогынтысын аңлауга, табигатькә үзебезнең практик ярдәмнең әһәмиятен аңлауга ярдәм итүдән дә гыйбарәт”, – дигән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International