Төзелеш фирмасы рөхсәтсез чүплек ясаган өчен 500 мең сумлык штраф түлиячәк

2020 елның 6 марты, җомга

Татарстан Республикасы Югары суды Казанның бер төзелеш фирмасын гаепле дип таныган. 500 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә административ җәза билгеләү турында экологлар тарафыннан чыгарылган карар үз көчендә кала, дигән сүз бу.

Узган елның  язында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләренең җиргә төзелеш калдыкларын аударып калдыру очрагын ачыклауларын искә төшерик. Калдыклар белән пычранган җир мәйданының 5 000 кв.м чамасы тәшкил итүе исәпләп чыгарылганлыгын да кайберәүләр хәтерли булыр. Төзелеш компаниясе әлеге закон бозу очрагы буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Әмма оешма, административ җәза чарасы белән килешмичә, шикаять белән судка мөрәҗәгать иткән. Югары суд карарны үзгәрешсез калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International