ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 13 апреленнән 15 майга кадәр бөтен республикабыздан җыелган экоактивистлар командалары квест рәвешендәге онлайн-уенда катнашачак.

10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары интеллектуаль квест үткәргән. Балалар “Чиста булачак!” хәрәкәте активистлары белән берлектә чүп савытына иң еш ыргытыла торган калдыкларга җентекле анализ ясаган. Укучылар шулай ук икенчел эшкәртүнең әйләнә-тирә мохит өчен иң куркынычсыз, иң кулай гамәл булып торуын аңлауга ирешкән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Буа шәһәре тирәсендәрәк кенә табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Исемсез инешкә яңгыр сулары канализациясе системасыннан ташландык сулар агызуны ачыклаган.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Европадагы әйдәп баручы концерннарның берсендә – STRABAG AG концернында булган. Компания вәкилләре белән очрашу республика министрының Германиягә эшлекле сәфәре кысаларында узган.

Арча 7нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары үзләренең яшьтәшләренә нинди экологик  белемнәргә ия булуларын күрсәткән. Популяр мультфильмнар карау, шигырьләр сөйләү, плакатлар бәйгеләре, викторина, музыкаль чыгышлар чын мәгънәсендә экологик бәйрәмгә әйләнгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районына рейд барышында су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдалану очрагын теркәгән. Мордовское –Афонькино авылы тирәсендә Лагерка елгасыннан мотопомпа ярдәмендә автоцистернага су җыю факты билгеләнгән.

Бәйгедә мәгариф оешмалары вәкилләре, башка коммерцияле һәм коммерциясез оешмалар вәкилләре, шулай ук экология-агарту процессына җәлеп ителгән активистлар катнашырга мөмкин. Бәйгене оештыручы – “БЕЛЛОНА” экологик хокук үзәге.

Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру буенча төзеләчәк заводка экологик экспертиза үткәрү өчен бәйсез халыкара экспертлардан төркем булдырырга. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бу көннәрдә  – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшлекле визит белән  Германиядә.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 512  мөрәҗәгать кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International