Югары Арбаш урта мәктәбендә төбәкара конференция уздырылган. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга, ТАССР 100 ел һәм Кукмара районына 90 ел тулуга багышлап үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы Урман Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Су сыйфаты көне” дигән чара үткәргән.
“Чиста булачак” яшьләр хәрәкәте активистлары әнә шундый акцияне башлап җибәргән. Алар 2 марттан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм районнарында экология-агарту чаралары үткәрәчәк.
Балыкчыларның социаль челтәрләрдә Тәтеш тирәсендә Иделнең кара төстәге матдә белән пычрануы турында видео таратуларын искә төшерик. 22 февральдә экологлар шул урынга барып, судан пробалар алып кайткан.
Агач калдыклары, бетон һәм кирпеч ватыклары. Казан шәһәре Совет районындагы Хезмәт проездында 2 гектар мәйданда чүплек ясап куйганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә шул тирәдә яшәүчеләр хәбәр иткән.
Бүген бөтен дөнья күләмендә кыргый табигатьне саклауга багышланган көн билгеләп үтелә. Экология бәйрәме һәр ел саен билгеле бер темага багышлап уздырыла. 2020 елда аның темасы – “Җирдәге тормышны саклап калу”.
Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары экология буенча фәнни-гамәли хезмәтләр бәйгесендә җиңгән өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр акча белән бүләкләнәчәк. Бәйгене Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты оештыра.
Табигатьне саклауга карата ваемлы, мәнле кешеләр закон бозу очрагын күреп, бу хакта шундук экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыклар белән законсыз эш итү өлкәсендә законсыз гамәлләргә киртә куйган.
Фестиваль 24 февральдән 12 мартка кадәр үткәрелә, хезмәтләр 6 мартка кадәр кабул ителә. “Яшел дөнья-2020”шәһәр социаль-экологик реклама бәйгесенә иҗтимагый экологик хәрәкәтләрдә катнашучы балалар һәм яшьләр чакырыла.
Эшли башлагач ук ничек итеп әйбәт экологка әйләнергә? Бу һөнәр нинди бурычларны үз эченә ала? Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков “Экология университеты” профильле сменасы студентлары белән очрашуда шушы һәм башка шундыйрак сорауларга җавап бирде.