Александр Шадриков Германиядә STRABAG AG концерны вәкилләре белән очрашкан

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Европадагы әйдәп баручы концерннарның берсендә – STRABAG AG концернында булган. Компания вәкилләре белән очрашу республика министрының Германиягә эшлекле сәфәре кысаларында узган.

STRABAG AG концернының инновацияләрне гамәлгә кертү буенча алдынгы урыннарда баруын, төзелеш өлкәсендә югары технологияле хезмәтләр күрсәтеп килүен билгеләп үтәргә кирәк. Концерн вәкилләре белән очрашу кысаларында концернның калдыклар белән эш итү буенча эшчәнлеге белән таныштырылган. Компаниянең (ә аның филиаллары дөньяның төрле илләрендә урнашкан) инде дистәләрчә еллар дәвамында тупланма экологик зыянны юкка чыгару белән шөгыльләнеп килүен искәртик. “Чүплекләр – бик хәтәр әйбер, аларны рекультивацияләргә кирәк, ә эшкәртеп булмаган калдыклар термик юл белән утильләштерелергә тиеш”, – дип билгеләп үткән экспертлар. Сүз уңаеннан, калдыкларны җиргә күммичә, барысын да эшкәртеп-утильләштереп бетерүнең STRABAG AG концернының төп бурычларыннан берсе булып торуын әйтеп үтик.

Очрашу барышында немец белгечләре каты көнкүреш калдыклары полигоннарын рекультивацияләү нәтиҗәләре белән танышуны тәкъдим иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International