Зөя елгасының су саклау зонасында чүплек ясап куйганнар. Административ тикшерү кузгатылган

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Буа шәһәре тирәсендәрәк кенә табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган. Соңыннан мәгълүм булганча, эшчеләр бригадасы Зөя елгасы аша салынган күпердә ремонт эшләрен башкарып, күпернең тимердән эшләнгән өлешләрен күгәректән чистарткан. Шул ук вакытта төзелеш һәм ремонт эшләре калдыклары, тимер тузаны елга өслегенә эләккән. Моннан тыш су саклау зонасы территориясендәге туфракка калдыклар: лак-буяу материаллары белән пычранган кара тимердән эшләгән ватык тартмалар ташлап калдырылу билгеләнгән. Пычранган мәйданның 22 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Территорияне тикшерү барышында, күләме ягыннан химик анализ ясау өчен, туфрактан, кар, елга суыннан пробалар алынган. Билгесез затларга карата административ тикшерү кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International