Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районына рейд барышында су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдалану очрагын теркәгән. Мордовское –Афонькино авылы тирәсендә Лагерка елгасыннан мотопомпа ярдәмендә автоцистернага су җыю факты билгеләнгән. Судан бораулау өчен файдаланылуы ачыкланган. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегенә һәм башка эшчәнлеккә карата чикләүләрне бозып файдалану”) һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.6 статьясы (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”) буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук закон бозуга китергән хәлләрне юкка чыгару зарурилыгы турында карар чыгарылган.