Лениногорск шәһәрендә экология белемнәре ае кысаларында экология дәресе үткәрелгән

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары интеллектуаль квест үткәргән. Балалар “Чиста булачак!” хәрәкәте активистлары белән берлектә чүп савытына иң еш ыргытыла торган калдыкларга җентекле анализ ясаган. Укучылар шулай ук икенчел эшкәртүнең әйләнә-тирә мохит өчен иң куркынычсыз, иң кулай гамәл булып торуын аңлауга ирешкән. Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре укучыларның белемнәрен ныгыту өчен каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү ысуллары һәм аларны аерып җыю принциплары  турында презентация тәкъдим иткән.

Март башында республикада “Чиста булачак!” хәрәкәте белән экологик белемнәр ае” эстафетасының башланып китүен искә төшерик. Эко-дәресләрдә теләсә кем катнашырга мөмкин. Моның өчен инстаграм директына (budetchisto.tatar) яки электрон почтага (budetchisto.tatar.@mail.ru) гариза язып тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International