Экологлар ел башыннан бирле 512 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 512  мөрәҗәгать кергән.

Шуның 62се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

Экологлар  шулай ук “Халык контроле” системасы аша 102 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 140 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 208мөрәҗәгать кабул ителгән.

Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:

- (843)267-68-67 телефоны аша;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша,  +79872169779 номерын җыеп;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр  итеп;

- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International