Болар – Әгерҗе, Урсалы, Дала Зәе, Шошма һәм Зур Чирмешән елгалары. Елгаларның яр буйларыннан файдалану буенча аерым шартлар кертү язгы ташу чорында ихтимал тискәре нәтиҗәләргә юл куймауга юнәлдерелгән.
Яңа Чишмә гимназиясендә үткәрелгән экология дәресендә 8нче сыйныф укучылары көнкүреш калдыкларын ташлау, сулыкларны пычрату, урманнарны саклау турында сөйләшкән. Чара викторина рәвешендә узган – балалар үзләренең проектлары һәм социаль-экологик плакатлары белән таныштырган.
Казан ш. Шәһәр балалар экология-биология үзәге июньнең беренче декадасында “Биосфера” укучыларның фәнни җәмгыяте кысаларында “Яшь эколог мәктәбе” дигән экологик практикум уздыра.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре, укучыларга туфракның составы турында белем эстәү максатыннан чыгып, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресе уздырган.
Кар барсын саклау буенча эш төркеме утырышында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов катнашкан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан АССРга 100 ел тулу кысаларында лекция үткәрелде. Ведомство хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре чыгыш ясады.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 634 мөрәҗәгать кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 128нче балалар бакчасында экология дәресе уздырган. Чара Кыргый табигать көненә (ел саен март аенда билгеләп үтелә) багышлап үткәрелгән.
Бәйгене, Бөтендөнья су ресурслары көне алдыннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Түбән Идел су бассейны идарәсенең Татарстан Республикасы су ресурслары бүлеге оештырган. Анда катнашу өчен Россиянең 8 төбәгеннән: Әстерхан, Волгоград, Саратов, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан һәм Калмыкия Республикаларыннан 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар чакырыла.
Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге, “Республика олимпиадалар үзәге” дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, Халыкара театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышлап, мәктәп укучыларының сәхнә иҗаты VI Республика экологик фестиваль-конкурсын үткәрә. Чараның максаты – сәхнә сәнгатенең төрле чаралары белән балаларда экологик культура һәм иҗат культурасын булдыру һәм үстерү, табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәтне пропагандалау.