Германиянең алдынгы тәҗрибәсе – Татарстанга. Александр Шадриков Саксониядә калдыкларны термик зарарсызландыру заводында булган

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру буенча төзеләчәк заводка экологик экспертиза үткәрү өчен бәйсез халыкара экспертлардан төркем булдырырга. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бу көннәрдә  – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшлекле визит белән  Германиядә. Ул биредәге Дрезден шәһәрендә Саксония ирекле дәүләтенең энергия, климатны, әйләнә-тирә мохитне һәм авыл хуҗалыгын саклау буенча Дәүләт министры Вольфрам Гюнтер әфәнде белән очрашкан. Гюнтер әфәнденең Саксония Хөкүмәтендә әйләнә-тирә мохитне һәм халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә бик җентекләп эшләнгән сәясәте белән данлыклы “Берлек 90/Яшелләр” дигән партия исеменнән эш итүен искәртик.

Очрашу барышында яклар әйләнә-тирә мохитне саклау, төбәкләрдә яшәүчеләрнең сәламәт һәм имин тирәлеккә хокукларын тәэмин итү өлкәсендә ихтимал хезмәттәшлек, мәгълүматлар һәм тәҗрибә алышу мәсьәләләрен караган. Саксониянең экология министры Германиядә көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын утильләштерү ягыннан тәҗрибә уртаклашкан, шулай ук калдыкларны термик зарарсызландыруда кулланыла торган технология турында сөйләгән. Ул Лаута шәһәрендәге заводта каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең Татарстанда да шундый ук завод төзүдә күздә тотылган принцибыннан файдалануны искәртеп, анда кулланыла торган технологияләрнең иминлегенә инану өчен, шушы предприятиедә булырга тәкъдим иткән. Шунысы игътибарга лаек: елына 225 мең тонна калдык эшкәртү егәрлегенә ия булган завод зур торак пункт янында ук – аннан 300 метр ераклыкта гына урнашкан, һәм аның тавышы  33 Дб күрсәткеченнән артмый. Россиядәге нормативлар буенча төнге сәгатьләрдә торак өчен билгеләнгән тавыш нормативына туры килә бу. Каты калдыклар заводы халыкка электр энергиясен эшләп чыгару мөмкинлеге бирә. Моннан тыш барлык мониторинг нәтиҗәләре онлайн-режимда чагылдырылып,  күрсәткечләргә өзлексез күзәтү алып барыла.

 Ә инде предприятие территориясендә табигатьне саклау ведомстволары башлыклары Татарстан Республикасында каты калдыклар заводына экспертиза ясау мәсьәләсен күтәргән. Александр Шадриков немец белгечләренең бу мәсьәләдәге тәкъдимнәренең төбәк өчен бик мөһим булып торуын басым ясап әйткән.

Германиянең икътисад институты (IW) статистикасына караганда, әлеге ил Европа берлегендә калдыкларны эшкәртү буенча лидер булып тора. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, илдә чүпне файдалы әйләнешкә кайтару өлеше 66% тәшкил итә. Шул ук вакытта Европа берлегенә керүче илләр  планда каралган 65%ка әле 2035 елда гына ирешергә тиеш.

Очрашу йомгаклары буенча Татарстан һәм Саксония калдыклар белән эш итү ягыннан тәҗрибә алышу мәсьәләләрендә берлектә эшләү программасын эшләргә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International