“ЭкоПросвет” Бөтенроссия экологик агарту проектлары бәйгесе игълан ителде

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бәйгедә мәгариф оешмалары вәкилләре, башка коммерцияле һәм коммерциясез оешмалар вәкилләре, шулай ук экология-агарту процессына җәлеп ителгән активистлар катнашырга мөмкин. Бәйгене оештыручы – “БЕЛЛОНА” экологик хокук үзәге.

Бәйгегә мәгариф учреждениеләре вәкилләре яки экология-агарту процессына җәлеп ителгән гражданнар тарафыннан булдырылып, тормышка ашырылган проектлар һәм эшләнмәләр (экологик агарту өлкәсендәге үзенчәлекле тәҗрибәне күрсәтүче) кабул ителә.

Номинацияләре – “Яшел мәктәп”, “Экологик дәрес сценарие”, “Табигатьтә”, “Өзлексез экологик агарту”, “Сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен”.

Бәйгедә җиңүчеләр Җир көнендә – 2020 елның 22 апрелендә игълан ителә. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә. Бәйгедә катнашучыларның һәммәсе электрон рәвештә бәйгедә катнашучы таныклыгына ия булачак.

 Соңыннан бәйге нәтиҗәләре буенча жюри сайлап алган иң яхшы хезмәтләр җыентыгы бастырып чыгарылачак.

Бәйгедә катнашу өчен https://vsekonkursy.ru/konkurs-prosvetitelskih-proektov-ekoprosvet.html сылтамасы аша теркәлергә кирәк.

Бәйгедә катнашуга бәйле барлык мәсьәләләр буенча “БЕЛЛОНА” экологик хокук үзәгенә  – Екатерина Блоковага 8(812)275-77-61 телефоны аша яки электрон почта (e–mail: konkurs@bellona.ru) аша мөрәҗәгать итәргә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International