Арча 7нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары үзләренең яшьтәшләренә нинди экологик белемнәргә ия булуларын күрсәткән. Популяр мультфильмнар карау, шигырьләр сөйләү, плакатлар бәйгеләре, викторина, музыкаль чыгышлар чын мәгънәсендә экологик бәйрәмгә әйләнгән. Укучылар мондый чараларда катнашып, моңарчы ачылып җитмәгән сәләтләрен һәм холык-фигыльләрен күрсәтә, шул ук вакытта онытылмас тәэсирләр дә ала, ди педагоглар. “Балаларны экологияне сакларга өйрәтү эше даими алып барыла, укытучылар балаларда кызыксыну тудырып, аларда дөрес эко-гадәтләр һәм туып-үскән төбәгебезгә карата мәхәббәт тәрбияли”, – дигән фикердә министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары. Экологлар, балалар үзләштергән белемнәрне ныгыту максатыннан, алар белән әңгәмә үткәреп, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклаган.