Экологлар законсыз рәвештә ташландык су агызуны ачыклаган

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Исемсез инешкә яңгыр сулары канализациясе системасыннан ташландык сулар агызуны ачыклаган. Әлмәт районындагы бер предприятие карамагындагы диаметры 110 миллиметрлы торбадан законсыз төстә ниндидер сыеклык агызу мәгълүм булган.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегендәге һәм башка эшчәнлекләрдәге чикләүләрне бозып файдалану”) буенча административ хокук бозәу турында беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International