QR кодтан файдаланып, онлайн экоквестта катнаш!

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 елның 13 апреленнән 15 майга кадәр бөтен республикабыздан җыелган экоактивистлар командалары квест рәвешендәге онлайн-уенда катнашачак.

Анда 14 яшьтән зуррак булып, уку учреждениесендә 6-8әр кешедән торган командаларга берләшкән гомуми, югары һөнәри һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары катнашырга мөмкин. Онлайн-уенда катнашучыларны теркәү 2020 елның 23 мартыннан 10 апрельгә кадәр хәл ителә.

Онлайн-экоквестны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасының “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте.

Безнең белешмә: “ЭКВЕСТ” –  командагызның гаҗәеп табигать дөньясына һәм экологик белемнәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәте ул. Квестта катнашучылар бер ай дәвамында онлайн-режимда Татарстан Республикасының табигый мирасын саклауга һәм халыкның экологик культурасын үстерүгә юнәлдерелгән төрле иҗади һәм практик биремнәр үтиячәк. Квестны оештыручылар уенның маршруты картасын уенда катнашучыларның, иҗади һәм оештыру сәләтләрен әкренләп ачып, сүз белән генә түгел, ә эш белән әйләнә-тирә мохитне яратуларын һәм аның турында кайгыртуларын  күрсәтә алырдай итеп төзи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International