Бер агачны саклап калу өчен күпме макулатура тапшырырга кирәк һәм ташланган батарейкалар әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерә? Казан шәһәренең 181 нче номерлы балалар бакчасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре бу һәм башка сорауларга җавап бирде.
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы территориясен тикшергәндә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары су объектларыннан үзирекле тәртиптә файдалану очрагын ачыклаганнар.
Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең «Тәрәзә төбендә бакча»лары барлыкка килә. Әлеге импровизацияләнгән бакчада балалар үзләре иҗат иткән геройлар – экояшәүчеләр дә булдырыла.
Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча министр урынбасары Илнур Гобәйдуллин киңәйтелгән әңгәмә форматында «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»гы закон проекты турында җентекләп сөйләде.
Балтач районының экологик белем бирү үзәкләрендә үткәрелгән дәресләрдә 150 бала үзләренең белемнәрен арттырды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Урманнарны саклагыз!» дигән темага дәресләр уздырды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, «Халык контроле» мәгълүмати системасы ярдәмендә, Казанда законсыз кар ташлау урынын ачыклый. Казанлылар Икмәк заводы урамындагы кар өемнәреннән зарлана.
Алексеевск районы Сакон авылында яшәүчеләр Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә. Кама елгасындагы утрауларның берсе янында алар нефть продуктлары резервуарлары төягән баткан понтонны күреп ала.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан «Халык контроле» системасы аша Торфлы урамында («Якорь» көймә станциясе янында) законсыз кар җыю урыны барлыгы турында хәбәр килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара.
«115 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган киемнәрдән дефиле әзерләде. Кечкенә модельләр полиэтилен пакетлар, кәгазь, чүп өчен төрле төстәге капчыклар, иске дисклар һәм тартмалар кебек ташландык материаллардан ясалган киемнәр тәкъдим итте.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ибраһимов урамында рейд уздырганда, шәһәрнең бер гипермаркеты янында санкцияләнмәгән кар ташлау урыны барлыгын ачыклады. Законсыз ташланган карның мәйданы – 500 кв.м., күләме – 600 куб.м.